11 июня, 2009

Qızıq xәllәr / Кызык хәлләр. Mәçe fortepiano uynata. Мәче фортепиано уйната.

Мәченең исеме Нора. Фортепиано ярата вә... аны уйната. Шул сәләтләрен исәпкә алган Литва композиторы Миндаугас Пиечайтис, хәтта махсус "песи өчен пьеса" язган.

Шул кызык концертын Сез мондагы сылтама буенча күрә аласыз:
http://www.bbc.co.uk/russian/multimedia/2009/06/090608_v_piano_cat.shtml

Cihanda / Җиһанда. Dağstan: suğış dәwam itә. Дагстан: сугыш дәвам итә.

"Төньяк Кафказдагы куркыныч хәлләр калыр, әгәр эчке каршылыклардан котылмасак", - болай Русия илбашы Дмитрий әфәнде Медведев диде.

Бу сүзләр аның Дагстандагы күчмә утырышы барышында яңгырады. Исегезгә китерәбез, сәфәрнең сәбәбе - шул республиканың Эчке Эшләр министрын снайпер тарафыннан үтерүе иде.

Хәер, тынычлык Төньяк Кафказда һаман юк: нәкъ Медведев Мәскәүгә киткән көнне күрше Ингушетия республикасында Югары Мәхкәмә рәисе җәзалап үтерелде.

Cəmğiət / Җәмгыять. Seberdə tatar sørgennəreneŋ istəlegen məŋgeləşterəçək. Себердә татар сөргеннәренең истәлеген мәңгеләштерәчәк.


Бу атнада Кырымнан бер төркем Кызылъяр кырыена барачак.
Анда өч калада татар сөргеннәрнең истәлегенә элмә такталары урнаштырачак.
"Сөргенлек" вакыфын оештурычысы Гүл ханым Җәмәл әйткәнчә, язулар өч телдә булыр: татар, урыс һәм инглизчә.

10 июня, 2009

Sәyәsәt. 'Suverenitet' süzenә rөxsәt bette. Сәясәт. "Суверенитет" сүзенә рөхсәт бетте.

Милли республикаларның үсешен билгелә торган "суверенитет" төшенчәсе Федераль хөкүмәте тарафыннан тыелды.

Cәmğiәt. Hipoteka aluı kimede. Җәмгыять. Һипотека алуы кимеде.

Социологик тикшеренүләре буенча, һипотека алуы соңгы ярты елда 20%ка кимеде. Аның сәбәбе, иң тәү нәүбәттә, кризис була.

Uralda / Уралда. Prezident Mortaza Rәxim bәxәs tudırdı. Президент Мортаза Рәхим бәхәс тудырды.

Күптән түгел үзенең "Мәскүә комсомолчысы" ("Московский комсомолец") гәзитенә биргән әңгәмәсендә БР Президенты Мортаза Рәхим бәхәс тудырды.

İdeldә / Иделдә. Qazan İslam sammitın qabul itәçәk. Казан Ислам саммитын кабул итәчәк


24-26нче Июнь көнне узачак саммитына Казан әзер. Аның хакында шәһәрбашы Илсур Мәтша хәбәр итте.